Түбән Камадагы «Гаилә» паркында бәйрәм рухы хөкем сөрде. 72, 75 һәм 77 нче балалар бакчаларында тәрбияләнүче балалар «Георгий тасмасы» акциясенә кушылды.
Яшь түбәнкамалылар Җиңүнең символын үз куллары белән ясап, аны зур горурлык белән узып баручыларга тапшырдылар. Бәйрәмне шулай ук музыкаль чыгышлар бизәде — кечкенә артистлар сугыш чоры җырларын күңелгә үтеп керерлек итеп башкарды.
Оештыручылар белдерүенчә, Георгий тасмасы — Бөек Җиңүнең төп символларыннан берсе. Ул кешеләрне берләштерә, батырлыкны һәм тынычлыкның кадерен искә төшерә.
Рустам Сафин
MAX