Узган ел Түбән Кама районында 800 мөрәҗәгать теркәлгән.

Барлык зыян күрүчеләргә дә үз вакытында медицина ярдәме күрсәтелгән. Талпан энцефалитыннан саклану чарасы — прививка ясату, ди табиблар. Шулай ук табигатькә чыкканда ябык кием кияргә, өйгә кайткач, үзеңне һәм якыннарыңны җентекләп карарга.

Әгәр дә талпан кадалса, аны мөстәкыйль рәвештә чыгарырга ярамый. Поликлиникага килергә. Сезгә яраны эшкәртәчәкләр, ә бөҗәкне эпидемиологик тикшеренүгә җибәрәчәкләр.

Шушы көннәрдә Түбән Камада паркларны һәм якындагы урман массивларын эшкәртүгә керешәчәкләр.