Казан һәм Яшел Үзәндә сафка бастырылучы физкультура-сәламәтләндерү комплекслары 95 процентка әзер. Бу хакта ТР Спорт министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итте. Объектлар «Россия спорты» дәүләт программасының «Бизнес-спринт (Мин спортны сайлыйм)» федераль инициативасы кысаларында гамәлгә ашырыла.
«Безнең төп бурыч — зур мегаполисларда яшәүчеләр генә түгел, муниципаль берәмлекләр халкы да физик культура белән шөгыльләнә алсын өчен тигез мөмкинлекләр тудыру. Әлмәттә һәм Чаллыда инде эшли башлаган, шулай ук Казан белән Яшел Үзәндә төзелеп килүче мәйданнар — бу йорт янындагы заманча спорт кластерлары. Мондый формат республикада сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруда дәүләт структураларының һәм эшмәкәрлекнең уртак көчен күрсәтә», — дип ассызыклады ТР спорт министры урынбасары Алмаз Хөсәенов.
Хәзерге вакытта объектларда соңгы төзелеш-монтаж эшләре бара. Бер комплексның смета бәясе якынча 350 миллион сум тәшкил итә. Проект инвесторы — «ФИЗРА» компаниясе, объектларны файдалануга тапшыру срогы — агымдагы ел азагы. Яңа мәйданнар резидентларына футбол, волейбол, баскетбол һәм милли көрәш түгәрәкләрендә күнекмәләр алу мөмкинлеге биреләчәк.
Бу инициатива төбәктә хосусый-дәүләти кооперация моделен куллану буенча бердәнбер очрак түгел. Моңарчы шундый ук механизм ярдәмендә 2023–2024 елларда Әлмәттә һәм Чаллыда тагын ике масштаблы спорт объекты файдалануга тапшырылган иде.
Татарстан бүген Россия субъектлары арасында социаль инфраструктураны үстерүнең альтернатив финанслау модельләрен киң куллана торган төбәкләр рәтендә. Әлеге алым муниципалитетларга бюджет йөкләнешен арттырмыйча гына, гражданнарга ишегалды территориясендә югары стандартлы спорт корылмаларына юл ача.

Рустам Сафин
MAX
