Ул нинди җитәкче иде соң? Үзенә дә, башкаларга да таләпчән, кырыс, әмма гадел һәм принципиаль шәхес. Казан химия-технология институтын тәмамлаганнан соң, Наил Йосыпов Азнакай районы Тымытык МТСында баш инженер булып эшли. Анда аны озак еллар хөрмәт белән искә алдылар. Соңрак Чаллы шәһәр комитетының беренче секретаре вазифасын башкара.

1965 елда Түбән Кама район статусын алгач, Наил Йосыпов район партия комитетының беренче секретаре итеп сайлана. Ә 1966 елда шәһәр статусы бирелгәч, партия органы шәһәр комитеты дип атала башлый. Ул чорда беренче секретарь сәүдәдән алып төзелешкә, яшьләр тәрбиясеннән алып спортка кадәр барлык тармак өчен җаваплы була.

Трамвай юлы — үсеш символы

1965 ел — Түбән Кама тарихында аеруча истәлекле чорларның берсе. Нәкъ шул елда прораб П. Воинов җитәкчелегендә 189 нчы төзелеш-монтаж поезды бригадасы, шулай ук Н. Куканос катнашында СМУ-1 төзүчеләре шәһәрдә трамвай депосы төзи башлый һәм трамвай юллары салу эшенә керешә.

Шәһәр дә, химия комбинаты коллективы да бик тиз үсә, ә автобуслар эшчеләрне промышленность зонасына ташып бетерә алмый башлый. Шуңа күрә шәһәр халкы трамвай хәрәкәте ачылуын зур түземсезлек белән көтә.

1966 елның көзеннән депо территориясендә эшләрне тизләтүгә багышланган штаб утырышлары даими үткәрелә башлый. Аларда еш кына шәһәр партия комитетының беренче секретаре Наил Йосыпов, химия комбинаты директоры Николай Лемаев, «Татэнергострой» төзелеш җитәкчесе Евгений Королёв катнаша. Утырышлар гади шартларда үтә: төтенләп янган, әмма әллә ни җылылык бирмәгән «буржуйка» миче янында җыелалар. Шулай да эш тукталмый, чөнки барысының да максатлары уртак.

1966 елның ноябрендә Ригадан беренче 10 трамвай вагоны кайтартыла. Шул ук вакытта трамвай идарәсе хезмәткәрләренең ике төркеме Казанга — машинистлар һәм ремонтчылар курсларына укырга җибәрелә.

Тарихи мизгел: беренче рейс

Трамвай хәрәкәтен ачу шәһәр тормышында зур вакыйга була. Ул 1967 елның 15 февралендә иртәнге сәгать 10да трамвай депосында үтә.

Бу көнне бирегә төзүчеләр, монтажчылар, эксплуатация хезмәткәрләре, мәктәп укучылары һәм шәһәр халкы җыела. Тантанада Наил Йосыпов, төзелеш җитәкчесе Евгений Королёв, шәһәр комсомол комитетының беренче секретаре Л. Мордашова катнаша. Символик тасманы тантаналы рәвештә кисү хокукы Николай Лемаевка бирелә. Ул аны көчле алкышлар астында башкара. Шуннан соң, комиссия әгъзалары, төзүчеләр вагонга кереп утыргач, депо капкалары ачыла.

Вагонны йөртүче Мәрьям апа Аллаһтан хәер-фатиха сорап, беренче трамвайны «Депо — ТЭЦ» маршруты буенча алып чыгып китә. Ә мәйданда җыелган халык бертавыштан: «Ура!» — дип кычкыра. Бу вакыйга шәһәр өчен яңа чор башлануын символлаштыра.

Җитәкче — һәрвакыт халык арасында

1967 елның кышында шәһәр җылылык челтәрләрендә җитди авария килеп чыга. Йортлар җылылыксыз кала, хәтта кешеләрне башка шәһәрләргә күчерү мәсьәләсе дә карала. Наил Йосыпов бу хәлдә дә читтә калмый — ул авариянең нәтиҗәләрен бетерү буенча штабны шәхсән үзе җитәкли, тәүлек буе ремонтчылар белән бергә эшли. Нәтиҗәдә, паровоз ярдәмендә шәһәргә җылылык бирү мөмкинлеге табыла.

Ул авыл хуҗалыгын да яхшы белә иде: кайсы хуҗалык кырында ничә кибән өелгәнлеген дә әйтә ала, һәрбер бригадирның исеменә кадәр белә. Урып-җыю вакытында үзе машинага утырып, хуҗалыкларны әйләнеп чыга.

Йосыпов бик кешелекле җитәкче була. Кабинетында булганда, ул һәркемне кабул итә, беркемне дә кире бормый.

Ныклы адымнар белән

Ул чорда иң зур проблемаларның берсе — юллар һәм күперләр булмау. Зәй һәм Чишмә елгалары аша күперләр юк диярлек, шуңа күрә күрше авылларга бару да авыр була. Чаллыга илтүче юл төзелешен дә Йосыпов шәхсән контрольдә тота. Зәй аша күпер ачылган көнне ул аеруча зур шатлык кичерә — бу вакыйга шәһәр өчен «зур дөнья»га чыгу кебек кабул ителә.

Аның башлангычы белән шәһәрдә лекторлар төркемнәре, «сәяси көннәр» үткәрү традициясе барлыкка килә. Үзе дә халык белән еш очраша.

Йосыпов эшләгән елларда ел саен бер мәктәп һәм ике балалар бакчасы ачыла. Дөрес, яшь шәһәр өчен бу да аз — укучылар берничә сменада укый, бакчаларда урыннар җитми.

Матбугат та Түбән Камага зур игътибар бирә: республика һәм үзәк газеталар журналистлары даими килеп тора. Алар белән очрашулар оештыру да партия комитеты эшенең бер өлеше була.

Хәтерләрдә — якты образ

Беренче секретарьның эш көне иртәнге 6да башлана, кичке 9га кадәр дәвам итә. Ул шәһәрне үзе йөреп чыга, һәр нәрсәне үз күзләре белән күрә. Кабинетында гади эшче итекләре торуы да шуны раслый.

Аны кайберәүләр кырыс иде дип бәялиләр. Әмма ул беркайчан да дорфа булмаган. Төп сыйфаты — кешеләр белән җанлы аралашу.

Наил Йосыповны аның белән эшләү бәхетенә ирешкән бик күпләр чын коммунист, югары дәрәҗәле җитәкче, белемле, кешелекле һәм принципиаль шәхес буларак искә ала. Аның исеме Түбән Кама тарихында шәһәрне аякка бастырган, аңа үсеш юлы ачкан җитәкчеләрнең берсе буларак мәңге сакланыр.