Рафаил Исмәгыйль улы Хәбибуллин 1951 елда Татарстан АССРның Түбән Кама районы Каенлы авылында дөньяга килә.

Хезмәт юлын ул 1969 елда «Татэнергострой» трестының 4 нче монтажлау идарәсендә конструкцияләр монтажлаучы булып башлый. Совет Армиясе сафларында Хәрби-Диңгез флотында хезмәт итә. Армиядән кайткач, көнкүреш техникасын ремонтлау фабрикасында, радиоэлектрон аппаратура ремонтлау заводында хезмәт куя. Соңрак «Гарант» Казан техник-технологик үзәгенең Түбән Кама филиалы директоры булып эшли.

Түбән Кама трамвае — камиллеккә чикләр юк

2002 елның июнендә Рафаил Хәбибуллин «Горэлектротранспорт» дәүләт унитар предприятиесен Җитәкли башлый. Ул вакытта предприятиенең техник базасы һәм трамвай вагоннары паркы яңартуга һәм заманча үзгәрешләргә мохтаҗлык кичерә, хезмәткәрләрнең һөнәри составын камилләштерү дә көнүзәк мәсьәләләрнең берсе була.

Рафаил Исмәгыйль улы Җитәкчелек иткән кыска гына вакыт эчендә предприятие үз тармагында алдынгы урыннарга чыга. Аның инициативасы һәм турыдан-туры Җитәкчелеге белән предприятиене перспективалы үстерү, рейслар санын һәм пассажирлар агымын арттыру максатында зур күләмле эшләр башкарыла. Кыска вакыт эчендә БСИда трамвайлар өчен әйләнеп чыгу боҗрасы, хәрәкәт составын ремонтлау һәм техник хезмәт күрсәтү цехының әзерләү участогы төзелә. Искергән Җиһазлар яңартыла, трамвайлар паркы тулыландырыла һәм киңәйтелә.

Предприятиедә трамвай вагоннарын капиталь төзекләндерү системасы аеруча киң Җәелдерелә. Әлеге алым хәрәкәт составын озаграк һәм нәтиҗәлерәк файдаланырга мөмкинлек бирә. Подстанцияләрне модернизацияләү юнәлешендә дә зур эш алып барыла, аларда дистанцияле идарә итү системасы кертелә.

Ышанычлы һәм уңайлы транспорт

Бүген Түбән Кама трамвае — шәһәрнең горурлыгы һәм транспорт системасының мөһим нигезе. Ул түбәнкамалылар арасында тотрыклы, ышанычлы, имин һәм уңайлы транспорт буларак абруй казанды. Бу нәтиҗәләр артында үз эшенә Җаваплы караган, яңалыкка омтылган һәм шәһәр киләчәген кайгырткан кешеләрнең хезмәте тора. Шулар арасында Рафаил Хәбибуллинның да өлеше аерым әһәмияткә ия.

Җәмәгать мәнфәгате — тормыш кыйбласы

Рафаил Хәбибуллин Җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Ул Каенлы һәм Иске Чишмә авыл Җирлекләре Советларына өч чакырылыш депутат итеп сайлана. Шуларның ике чакырылышында Түбән Кама муниципаль районы Советы депутаты була. Рафаил Исмәгыйль улы районның авыл Җирлекләрендә Җирле үзидарәне үстерүгә, торак пунктлар инфраструктурасын яхшыртуга, авыл халкының эшлекле активлыгын арттыруга зур өлеш кертә. Сайлаучыларның мөрәҗәгатьләрен һәм көндәлек мәсьәләләрен хәл итүгә дә һәрвакыт игътибар бирә.

Биш ел дәвамында Рафаил Исмәгыйль улы Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары вазифасында Җәмәгать башлангычында актив эш алып бара. Шул ук вакытта Түбән Кама муниципаль районы Советы каршындагы «Бердәм Россия» фракциясе эшенә Җитәкчелек итә.

Рафаил Хәбибуллинның игелекле гамәлләре арасында хәйрия эшчәнлеге дә аерым урын биләп тора. Ул еллар дәвамында мохтаҗларга ярдәм күрсәтүгә, Җәмгыятьтә үзара ярдәмләшү һәм игелеклелек кыйммәтләрен ныгытуга үз өлешен кертә.

Хезмәтенә күрә — хөрмәте

Рафаил Исмәгыйль улының күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм шәхси өлеше югары дәүләт бүләкләре белән бәяләнгән. Ул II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены-медале, «Фидакарь хезмәт өчен» медале, «Россия „Горэлектротранспорт“ының мактаулы хезмәткәре» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән. Аңа «Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре» дигән мактаулы исем дә бирелгән.

2020 елның 27 августында Түбән Кама шәһәр Советының 54 нче карары нигезендә, шәһәр һәм районның иҗтимагый-сәяси тормышында актив катнашканы, Түбән Кама муниципаль районы авыл Җирлекләренең тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуга зур өлеш керткәне, шәһәр электр транспортын нәтиҗәле үстерүгә зур хезмәт куйганы өчен Рафаил Исмәгыйль улы Хәбибуллинга «Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины» дигән исем бирелде.

Рафаил Хәбибуллинның тормыш юлы — туган Җиргә тугрылык, фидакарь хезмәт һәм Җәмгыять файдасына кылган игелекле гамәлләр үрнәге. Еллар дәвамында тупланган хезмәт тәҗрибәсе, кешеләргә игътибары һәм шәһәр үсешенә керткән саллы өлеше аның исемен Түбән Кама тарихында лаеклы урынга күтәрде.