Шәһәр юбилее уңаеннан район башлыгы Радмир Беляев исеменнән тантаналы кабул итү кичәсе узды. Тарихи «Кама» ресторанында оештырылган очрашу шәһәр үсешенә үз хезмәте, тырышлыгы һәм фидакарьлеге белән өлеш керткән күренекле кешеләрне бергә жыйды.
Кичке мәҗлескә Түбән Кама тарихын үз куллары белән тудырган шәхесләр — шәһәр һәм районның Мактаулы гражданнары, беренче төзүчеләр, төрле тармакларда озак еллар хезмәт куйган ветераннар чакырылды. Аларның һәркайсының язмышы шәһәр тарихы белән аерылгысыз бәйләнгән.
Очрашу җылы һәм ихлас мохиттә узды. Кунаклар яшьлек елларын искә төшерде, шәһәрнең тәүге еллары, аның төзелүе һәм үсеше турында хатирәләре белән уртаклашты. Күп еллар элек булган вакыйгаларны яңадан искә алу, таныш йөзләр белән очрашу һәркемгә күңелле мизгелләр бүләк итте. Шулай ук кунаклар шәһәрнең бүгенге үсеше һәм киләчәге турында фикер алышты, аны тагын да күркәм һәм уңайлы итү юллары хакында сөйләште.
Тантаналы кабул итүнең иң истәлекле мизгеле — шәһәр һәм районның Мактаулы гражданнарына махсус күкрәк билгеләре тапшыру булды. Бу яңа символ быел, шәһәр юбилее уңаеннан, махсус эшләнгән.
Радмир Беляев билгеләп үткәнчә, әлеге башлангыч Ветераннар советы һәм Түбән Кама муниципаль районының Иҗтимагый советы тәкъдиме белән тормышка ашырылган. Күкрәк билгесе — шәһәр тарихын булдырган, аның үсешенә үзеннән зур өлеш керткән кешеләргә хөрмәтнең һәм рәхмәтнең үзенчәлекле символы.
Түбән Кама — аны төзегән һәм үстергән кешеләрнең уртак хезмәт җимеше. Бүгенге буын өчен шәһәрнең матур тарихы — үткәнгә карата горурлык кына түгел, ә киләчәккә таба ышаныч белән атларга мөмкинлек биргән ныклы нигез дә. Ә шәһәрнең Мактаулы гражданнарына тапшырылган күкрәк билгеләре шул тарихны язган шәхесләрнең хезмәтен кадерләүнең матур бер чагылышы булды.
Рустам Сафин
MAX