Тарихи истәлекле дата уңаеннан үзенчәлекле чара – «Туган шәһәр трамвае» («Трамвай родного города») акциясе узды. Бәйрәм чарасы түбәнкамалыларга һәм кунакларга гадәти юлны күңелле очрашуга әверелдереп, шәһәр тарихына һәм бүгенгесенә тагын бер кат күз салу мөмкинлеге бирде.
Бәйрәмчә бизәлгән трамвай 2 нче маршрут буенча — трамвай депосыннан Кызыл Чишмә бистәсенә кадәр барып, яңадан шәһәргә кайтты. Гадәти көннәрдә пассажирлар йөртүче трамвай бу көнне бәйрәмнең үзенчәлекле бер өлешенә әверелде.
Вагон эчендә дә бәйрәм мохите хөкем сөрде. Пассажирлар өчен шәһәрнең юбилеена багышланган тематик күңел ачу программасы әзерләнгән иде. Кечкенә пассажирлар һәм аларның әти-әниләре төрле осталык дәресләрендә катнашып, үз куллары белән истәлекле әйберләр ясый алды. Викториналарда исә Түбән Кама тарихына, истәлекле урыннарына һәм шәһәр тормышына кагылышлы сорауларга җавап биреп, үз белемнәрен сынадылар.
Дөрес җавап бирүчеләрне татлы бүләкләр дә көтә иде. Балалар өчен бигрәк тә шул мизгелләр күңелле булды: юлдагы гадәти сәяхәт көтелмәгән сюрпризларга һәм күтәренке кәефкә бай бәйрәмгә әверелде.
«Туган шәһәр трамвае» акциясе — Түбән Каманың 60 еллык юбилее уңаеннан оештырылган чараларның берсе. Шәһәр тарихы белән бүгенге көнне бәйләгән мондый проектлар кешеләргә туган җирнең кадерен тагын бер кат тоярга, аның белән бәйле истәлекләрне яңартырга мөмкинлек бирә.
Бәйрәмчә бизәлгән трамвай шәһәр урамнары буйлап барганда пассажирларга гына түгел, юл читендәге кешеләргә дә яхшы кәеф бүләк итте. Әлеге акция шәһәрнең юбилеенда истә калырлык вакыйгаларның берсе булды.
Рустам Сафин
MAX