Хезмәт юлын ул 1964 елда «Татэнергострой» җитештерү берләшмәсенең «Жилстрой» төзелеш-монтаж трестында ташчы булып башлый. 1970 елдан башлап 27 ел дәвамында ташчылар бригадасын җитәкли. Аның җитәкчелегендәге бригада хезмәттә югары нәтиҗәләргә ирешә, «Югары сыйфатлы бригада», «Иң яхшы бригада», «Коммунистик хезмәт коллективы» кебек мактаулы исемнәргә лаек була. Анда «бригада подряды» ысулы да уңышлы гамәлгә кертелә.

Хәмәтхәсән Гыйззәтулла улы төзелеш өлкәсендә генә түгел, җәмәгать тормышында да актив катнаша. Ул шәһәр, республика күләмендәге чараларда даими чыгыш ясый, фикерләре белән уртаклаша. 1980-1985 елда Татарстан АССР Югары Советы депутаты итеп сайлана. 1987 елда Кубаның Гавана шәһәрендә узган төзүчеләр профсоюзларының VI конгрессында катнаша. Ул шулай ук «Аксакаллар шурасы» җәмәгать оешмасы әгъзасы буларак та хөрмәт казана.

Хәмәтхәсән Хәлиуллинның хезмәтенә һәм җәмгыять алдындагы казанышларына лаеклы бәя бирелә: 1974 елда — Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, 1977 елда — Ленин ордены белән бүләкләнә. 1996 елда аңа «Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе» дигән мактаулы исем бирелә.

2011 елның 16 сентябрендә, Түбән Кама шәһәр Советының 21 нче карары нигезендә, шәһәрдә социаль әһәмияткә ия объектлар төзелешенә керткән зур өлеше, яшь ташчыларны һөнәри осталыкка өйрәтүе һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен Хәмәтхәсән ага Хәлиуллинга «Түбән Кама шәһәренең мактаулы гражданы» исеме бирелә.

Хәмәтхәсән Гыйззәтулла улы Хәлиуллин 2019 елның 13 сентябрендә вафат булды. Аның якты истәлеге, намуслы хезмәте һәм игелекле эшләре шәһәрдәшләребез күңелендә озак еллар сакланыр.