Чик сакчысы эте белән сурәтләнгән бронза сынның авторы — Казан шәһәреннән танылган скульптор Артур Давыдов. Түбәнкамалылар аның иҗаты белән яхшы таныш: шәһәр музееның янында урнашкан беренче төзүчеләргә багышланган композицияләрне, Татар дәүләт драма театры каршындагы Туфан Миңнуллин һәйкәлен дә ул эшләгән иде. Бүгенге көндә оста сынчы махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган яңа монумент өстендә эшли, ул якын арада Мәңгелек ут янындагы мәйданда урын алачак.

Түбән Кама мэры Радмир Беляев билгеләп үткәнчә, әлеге һәйкәлне кую идеясе узган ел ук, Кайманов урамын төзекләндерү барышында барлыкка килгән. «Ул вакытта чик сакчылары ассоциациясе белән берлектә без истәлек ташы куйган идек. Бүген исә битараф булмаган шәһәр халкының җыелган иганәләре ярдәмендә әлеге мәһабәт һәйкәлне урнаштыру мөмкин булды. Бу — чын мәгънәсендә халык проекты, уртак тырышлык нәтиҗәсе», — дип ассызыклады ул.

Татарстан Республикасы «Чик сакчылары бердәмлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Альберт Сөләйманов та үз чыгышында әлеге вакыйганың әһәмиятен билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, 2018 елдан башлап Россиянең төрле төбәкләрендә чик сакчыларына һәйкәлләр ачу күркәм традициягә әйләнде. «Хәтер яши, без ата-бабаларыбызның батырлыгын онытмыйбыз. Түбән Каманың да мондый әһәмиятле урыннар исемлегенә кушылуы безне аеруча сөендерә», — диде ул.

Чара кысаларында Альберт Сөләйманов Советлар Союзы Герое Никита Кайманов исемендәге Прости авылы мәктәбенә чик сакчысы билгесе тапшырды. Шулай ук ул сентябрь аенда Түбән Камага күчмә музей килүен хәбәр итте. Әлеге музей укучыларга чик буе гаскәрләренең данлы тарихы белән якыннанрак танышырга мөмкинлек бирәчәк.

Әлеге һәйкәл — батырлыкка һәм тугрылыкка куелган мәңгелек истәлек билгесе. Ул киләчәк буыннарга Ватанны саклауның әһәмиятен искәртеп торыр, ә чик сакчылары өчен горурлык һәм бердәмлек символы булып хезмәт итәр.