Роберт Шәмгунов 1939 елның 22 октябрендә Үзбәкстан ССРның Мангыт районы Мангыт авылында дөньяга килә. 1958–1961 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Хәрби хезмәттән соң белем алуын дәвам итеп, 1966 елда Казан химия-технология институтын тәмамлый. Хезмәт юлын Ташкент өлкәсенең Чирчик шәһәрендәге тәҗрибә-конструкторлык автоматика бюросы филиалында инженер булып башлый. Соңрак Газалкент шәһәрендәге консерв заводында инженер һәм баш механик вазифаларын башкара.
1968 елда язмышын яшь төзүчеләр шәһәре — Түбән Кама белән бәйли. Ул вакытта шәһәр дә, аның нефть химиясе комплексы да үсешнең иң Җаваплы чорын кичерә иде. Роберт Шакирович Түбән Кама нефть химиясе комбинатына эшкә урнаша һәм төрле җитәкче вазифаларда хезмәт куя. Ул предприятиегә нигез салынган елларда төп җитештерү объектларын булдыру эшләрендә актив катнаша. Аның турыдан-туры катнашында беренче үзәк газ фракцияләү Җайланмасы проект куәтенә чыгарыла, Түбән Кама шин заводына нигез салына, изопрен каучугының беренче брикеты алына.
Шәмгунов җитәкчелек иткән елларда предприятие хезмәткәрләренең социаль-көнкүреш шартларын яхшыртуга зур игътибар бирелә. Нефть химиклары арасында профсоюз хәрәкәтенең роле арта, хезмәткәрләрнең мәнфәгатьләрен яклау системасы ныгытыла. Аның инициативасы белән «Нефтехимик» күп тиражлы газетасы нәшер ителә башлый, ял базалары һәм спорт корылмалары ачыла. «Корабельная роща» ял базасы, «Факел» спорт залы һәм башка күп кенә социаль объектлар шәһәр халкына хезмәт итә башлый.
1983–1989 елларда Роберт Шәмгунов Түбән Кама шәһәр комитетының беренче секретаре вазифасын башкара. Бу чорда шәһәрнең социаль-икътисади үсеше яңа дәрәҗәгә күтәрелә. Нефть химиясе комбинаты, шин заводы һәм техник углерод Җитештерү предприятиеләренең куәтләре арта, киң колачлы торак төзелеше алып барыла, мәктәпләр, балалар бакчалары һәм башка социаль әһәмияткә ия объектлар сафка баса.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Роберт Шакирович күпсанлы дәүләт бүләкләре белән хөрмәтләнде. Ул 1981 елда «Почет билгесе» орденына лаек булды, Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале, СССР Нефть химиясе сәнәгате министрлыгының Мактау грамотасы һәм башка дәрәҗәле бүләкләр белән билгеләп үтелде. 2019 елда Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатына лаек булды.
Роберт Шәмгуновның хезмәт юлы шәһәр һәм республика тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә Түбән Кама заманча сәнәгать үзәгенә әверелде, меңләгән кешенең тормыш шартлары яхшырды.
Шәһәрнең социаль һәм икътисади үсешенә керткән зур шәхси өлеше, Җәмәгать эшчәнлеге һәм озак еллар дәвамындагы намуслы хезмәте өчен 2022 елның 26 августында Түбән Кама шәһәр Советы карары белән Роберт Шакир улы Шәмгуновка «Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины» исеме бирелде.
Бүген дә Роберт Шәмгунов исеме шәһәрнең үсеш елъязмасы белән аерылгысыз бәйләнгән. Аның тормыш юлы яшь буын өчен хезмәт сөючәнлекнең, җаваплылыкның һәм туган төбәккә тугрылыкның күркәм үрнәге булып тора.

Рустам Сафин
MAX
