Бу язма Әхмәтвагыйзь Әхми улы Яһудин турында. Аның тормыш юлы – фидакарь хезмәт, төгәллек һәм үз эшенә тугрылык үрнәге. Ә.Яһудин кебек шәхесләр Түбән Кама шәһәренең нигезен салучылар һәм аның үсешенә көчле этәргеч бирүчеләр булып тора.
Әхмәтвагыйзь Яһудин 1936 елның 10 августында Татарстан АССРның Балык Бистәсе районы Түбән Тимерлек авылында туа. Аның балачагы һәм үсмер еллары сугыштан соңгы авыр чорга туры килә, шуңа карамастан ул кечкенәдән үк хезмәткә тартылып, нык холыклы, Җаваплы шәхес булып формалаша.
Хезмәт юлын ул 1951 елда Балык Бистәсе районы Тукай исемендәге колхозда башлый. Яшьтән үк тырышлыгы, төгәллеге һәм оештыру сәләте белән аерылып тора.
1962 елда ул яңа төзелә башлаган Түбән Кама шәһәренә килә. Бу чор шәһәрнең зур сәнәгать үзәге буларак формалашу еллары була. 1964–1979 елларда ул «Татэнергострой» идарәсенең төрле бүлекләрендә эшли: прораб, төзелеш-монтаж идарәсе начальнигы, төзелеш идарәсенең тәэминат һәм транспорт буенча начальник урынбасары вазифаларын башкара, төзелеш эшенең барлык нечкәлекләрен тирәнтен өйрәнә һәм зур идарә тәҗрибәсе туплый.
1979–1985 елларда Ә.Яһудин «Камэнергостройпром» Җитештерү берләшмәсенең генераль директоры булып эшли. Бу чорда предприятие генә түгел, ә бөтен шәһәрнең социаль инфраструктурасы да актив үсеш кичерә. Аның Җитәкчелегендә балалар бакчалары, һөнәри-техник училище, Спорт сарае, пионер лагере, күпфатирлы торак йортлар, «малосемейка»лар һәм башка мөһим объектлар төзелә. Бу корылмалар Түбән Кама шәһәренең бүгенге йөзен формалаштыруда зур роль уйный.
1985 елда ул Казан шәһәренә күчеп, СССР Дәүләт тәэминатының Татарстан баш территориаль идарәсе начальнигының беренче урынбасары итеп билгеләнә. 1991–2003 елда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында төзелеш мәсьәләләре буенча министр урынбасары булып эшли. Бу елларда ул республиканың авыл хуҗалыгы инфраструктурасын үстерүгә зур өлеш кертә.
Әхмәтвагыйзь Әхми улының хезмәт юлы югары дәүләт бүләкләре белән билгеләнә. Ул «Октябрь Революциясе ордены», «Почёт Билгесе» ордены, «Хезмәттәге батырлык өчен», «Фидакарь хезмәт өчен» медальләре белән бүләкләнә. Шулай ук аңа «ТАССРның атказанган төзүчесе» һәм «РСФСРның атказанган төзүчесе» дигән мактаулы исемнәр бирелә.
2016 елның 28 июлендә Түбән Кама шәһәр Советы карары нигезендә, шәһәрнең социаль-икътисади үсешенә, әһәмиятле сәнәгать һәм социаль объектлар төзелешенә керткән зур өлеше өчен Әхмәтвагыйзь Әхми улы Яһудинга «Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины» дигән мактаулы исем бирелә.
Рустам Сафин
MAX