Беренче шундый бизәлеш Сөембикә урамындагы 62 нче йорт фасадында күренде. Күпфатирлы йорт капиталь ремонт кысаларында яңартылган һәм аның тышкы кыяфәтенә шәһәрнең юбилеена багышланган махсус декоратив элементлар өстәлгән. Бу — шәһәрдә планлаштырылган зур бәйрәм бизәлешенең беренче адымы.
Шәһәр хакимияте хәбәр итүенчә, мондый тематик бизәлешләр алга таба Түбән Каманың башка йортларында, иҗтимагый биналарында һәм төрле шәһәр объектларында да барлыкка киләчәк.
Шәһәр мэры Радмир Беляев социаль челтәрләрдә билгеләп үткәнчә, мондый вак детальләр шәһәргә аерым бер бәйрәм атмосферасы өсти: «Мондый бизәкләр шәһәрдә үзенчәлекле бәйрәм мохите тудыра. Бу — безнең уртак бәйрәм, шәһәребезне яратучыларның, аны төзүчеләрнең һәм бүген дә аны тагын да матуррак итүчеләрнең бәйрәме икәнне безгә тагын бер кат искә төшерә», — дип яза ул.
Чыннан да, шәһәрнең юбилее — бу бары тик календарьдагы дата гына түгел. Ул Түбән Каманы төзегән буыннарга хөрмәт, бүгенге көндә аны үстерүче кешеләргә рәхмәт һәм киләчәккә ышаныч символы булып тора.
Шәһәр урамнары әкренләп бәйрәм төсләренә күмелә башлый. Ә һәр яңа бизәлеш — Түбән Кама тарихының яңа битен ача.

Рустам Сафин
MAX
